«Сәламәт тормыш кадере»: телдән журнал (12+)

20 октябрьдә, яшүсмерләр арасында зарарлы гадәтләрне кисәтү максатында, 15 нче санлы китапханә тарафыннан «Сәламәт тормыш кадере» дигән телдән журнал үткәрелде. Чара укучыларның «сәламәтлек» сүзен ничек аңлаулары турында әңгәмәдән һәм яшүсмернең физик, социаль һәм психологик сәламәтлеге гармониядә булуының мөһимлеген күрсәтүче презентациядән башланды. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр, наркоманлык һәм токсикоманлык кебек зарарлы гадәтләр турында күрсәтелгән видеоязма балаларга, дөрес һәм сәламәт тормыш рәвеше кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, бәланең һәрчак янәшә йөрүе турында искә төшерде. 

ценность
20211020_133800
IMG-20211020-WA0000
20211020_144332
20211020_144407
20211020_145506 (1)

Укучылар танылган рус классиклары А. Куприн, М. Горький, А. Толстой һ.б.ларның сәламәт тормыш рәвеше алып баруы турында да белде. Димәк, спорт мавыгулары авторларга үз шедеврларын тудырырга беркайчан да киртә булмаган, ә киресенчә аларның физик формасын ныгыткан, актив һәм чыдам булырга ярдәм иткән. Чараның икенче өлеше уен формасында үтте. 
Балалар «Сәламәтлек турында викторина»да, «Галимнәр спортта», «Ассоциацияләр» уеннарында катнашты, ә спорт турындагы күңелле җыр чараны йомгаклады һәм күтәренке кәеф булдырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: